Фотогалерея Татарской Уфы. Рәхим Итегез!
Rәxim İtegez! Рәхим Итегез!
УФА ЮКӘЛӘРЕ....
(Н. Нәҗми сүзләре/Р. Хәсән көе)
Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без - шатлыкка туймас исәрләр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.
Безнең меңгән атлар -
Еллар, аргамаклар,
Көмеш тезген, алтын югәннәр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле
Чәчкә ата-ата сөйләрләр.
Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без - мең янып тик бер сүнгәннәр.
Уфа юкәләре
Онытмаслар әле,
Яфрак коя-коя сөйләрләр.